«Призывай на путь Господа с мудростью и добрым увещеванием» (Ан-Нахль, 125).
Главная » 2016 » Ноябрь » 24 » Имамнар укыйлар
16:25
Имамнар укыйлар

Экстремизм һәм террорчылыкка каршы -- белем белән 19 ноябрь көнне Бөгелмәдә “Имамнарны террорчылык җинаяте кылып, җәза срогы үтүчеләр белән эш итәргә өйрәтү” курслары ачылды. Бу -- республикакүләм оештырылган чара. Шушындый ук курслар Азнакай, Кукмара, Чистай һәм Чаллы шәһәрләрендә дә үткәрелә. Аны ТР Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе оештырган.

Әлеге курсларда катнашу өчен Бөгелмәгә Лениногорск, Баулы имамнары да килгән иде. Укуларны Республиканың фәннәр академиясенең Ислам эзләнүләре ресурс үзәге белгечләре алып барды.

Курслар эктремизм һәм терроризм юлына кереп, җинаять кылган һәм аның өчен үз җәзасын алып, иреккә чыгучылар белән эш итәргә өйрәтү максатыннан алып барыла. Укулар 3 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

 

Просмотров: 318 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar